Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә.
Кунагыбыз – сезгә бик тә таныш, якын бер кеше, Риф Гатауллин — Танылган композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе.
Ул инде берничә ел дәвамында безнең радиода “Җыр чишмәләре” дигән тапшыру әзерли, аларны үзе үк алып та бара. Бу тапшыруларда ул тыңлаучыларыбызны дистәләгән һәвәскәр композиторларыбызның иҗаты белән таныштырды, безне җыры-музыканы аңлап тыңларга өйрәтте.
Бүген, 25 февральдә, ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.









