Хәзер без сезне танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты Салисә Гәрәева шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.
Салисә Гәрәева 1938 елда Минзәлә районының Тулыбай авылында туа. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчә, чөнки Чиләбе шәһәренә күчеп китә. 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге өлкә татар–башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
1980 елдан Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор булып эшли.
1991 елда Казанга күченеп кайта. Биредә «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елдан «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
Соңгы елларында шагыйрә Минзәләдә яшәде, 2025 елның 6 гыйнварында вафат булды.
Әйдәгез, хәзер, шагыйрәнең якты рухын искә алып, аның шигырьләрен һәм аларга язылган җырларны тыңлыйк. Шигырьләр Салисә Гәрәеваның үз язмасында яңгырый.