“Килер буын сүз кузгата калса
Мин яшәгән дәвер хакында,
Белегез сез, кайгы күлен кичеп,
Күрсәтмәдем зарның затын да, –
Шул бер гомер эчендә”
дип язып калдырган Рим Идиятуллин “Шул бер гомер эчендә” шигырендә. Әлеге шигырь “Казан утлары” журналының февраль санында басылган – әдәби басма укучыларны әнә шундый юллар белән каршы ала.
Әйе, сез дөрес аңладыгыз: тапшыруыбызның бу чыгарылышы “Казан утлары” журналының февраль санына багышлана. Шулай итеп, без сезне әдәбият дөньясына сәяхәт кылырга чакырабыз.









