Атналык күзәтү.
Бу атнада Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау тулы вәкиллекле утырышы булды.
Татарстанда Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында патриотик акцияләр, чаралар һәм Хәрби дан көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Республика халкын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләде.