«Хуш киләсең, дәртле Яз!” Әдәби-музыкаль композиция.
Бүген — гаҗәеп үзенчәлекле көн. 2005 елның беренче марты – яз башы изге рамазан аеның башына туры килде. Мондый тәңгәллек Аллаһы Тәгаләнең безгә – адәм балаларына карата мәрхәмәтенең бер чагылышыдыр, мөгаен. Сөбханалла дип әйтик.
Менә шундый уйлар һәм тоткан уразаларыбыз кабул булсын, дигән теләктә эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез һәм игътибарыгызга “Рамазан – айлар солтаны” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез.