Язучы Дания Гайнетдинованы искә алу кичәсеннән репортаж.
Күптән түгел генә Татарстан Журналистлар берлегендә язучы, журналист һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы искә алу кичәсе һәм аның “Күкләр белән сөйләшү” дигән фотокүргәзмәсен ачу үтте. Анда Дания Гайнетдинованың нәсел дәвамчылары, хезмәттәшләре, аны якыннан белгән әдәбият-сәнгать әһелләре катнашты. Әлеге күркәм чараны Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырды. Хөрмәтле радиотыңлаучылар, хәзер без сезнең игътибарга әлеге кичәдән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Кичәне сценарий авторы һәм оештыручыларның берсе – Раил Садри үзе алып барды.
фото ИА «Татар-информ»










