Балалар, сез әкиятләр тыңларга яратасыз бит, шулаймы? Сер итеп кенә әйтим, аларны без дә бик-бик яратабыз! Шуңа күрә сезгә дә күңелле, безгә дә рәхәт булсын дип, әлеге тапшыруны әнә шул тылсымлы әсәрләргә багышларга уйладык. Әле әкиятләрнең дә ниндиләре! “Салават күпере” журналы битләреннән төшкән, танылган артистлар укыганнары! Хәтерләсәгез, узган тапшыруда журналның баш мөхәррире, язучы Гөлнара апагыз Хәйдәрова аларның ничек һәм кемнәр тарафыннан язылуы, редакциянең эшчәнлеге хакында сөйләде. Ә күчтәнәч итеп әкиятләр алып килгән иде. Вакытыбыз тар булу сәбәпле, без ике генә әкиятне яңгыратып өлгердек. Бүген исә шушы изге эшебезне дәвам итәрбез. Шулай ук тапшыруыбызда “СалаваТiк” төркеме башкаруында җырлар да яңгырар. Ух, үзем дә түземсезлек белән көтәм! Димәк, башлыйбыз!