Тапшыруның беренче өлешендә яшүсмерләр игътибарына китап турында җитди сөйләшү тәкъңим ителә. Китапның тарихы, аның кешелек дөньясында тоткан әһәмияте, ни өчен китап уку гаять тә мөһим икәне бәян ителә, дөньяның иң абруйлы китапханәләре турында мәгълүмат бирелә. Икенче өлешендә исә сез иҗатка тартылучы яшь дусларыбызның чыгышларын ишетерсез.