Ил канаты ирләр үлсә, илләр үлә.
Ир исеме Ил исеме белән бергә…
Кадыйр Сибгатуллинның “Ирләр” поэмасыннан юллар. Һәм ул бүгенге тапшыруыбызга ачкыч булсын, чөнки узган тапшыруыбызда башланып киткән “Кадыйр Сибгатуллинның шигъри каләме һәм аның тел белән эш итү осталыгы” дигән теманы дәвам иттерәбез.
Иң әүвәлдә без радиобыз фондында сакланучы бер язмага — филология фәннәре докторы Илдар ага Низамов мирасына мөрәҗәгать итәрбез. Бу — Галимнең шагыйрь иҗатына багышланган дәресе . Аннары үтелгән темага кагылышлы хрестоматия рәвешендә Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен Ренат Таҗетдин һәм Луара Шакирҗанова укуында ишетерсез.