Узган атнада республикабызда фермерлар җыены үткәрелде. Тапшыруда шушы чарада катнашучылар һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышы бирелә.
6 нчы мартта Казанда донорлар акциясе үткәрелә. Иртәнге сигездән кан тапшырырга теләүчеләрне Җиңү Проспекты, 85 нче йортта көтәләр. Бүген болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рамил Габделхак улы Тураев сөйләячәк, 528-25-32 һәм 528-25-21 телефоннары аша килгән сорауларга җавап бирәчәк.










