Бүгенге тапшыру язның беренче бәйрәме 8 март алдыннан эфирга чыкканга күрә, без аны гүзәл затларыбызга багышлыйбыз.
Хатын-кызны бизи торган сыйфатларның берсе — аның олы йөрәкле булуыдыр. Әниләргә хас кайгырту, мәхәббәт, тәрбияне тоеп үсү бала өчен иң зур бәхет. Ләкин нечкә күңелле, шул ук вакытта ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлеккә ия булган гүзәл затларыбыз искиткеч батырлык ияләре дә әле. Кечкенәдән үк әни кешенең җитезлегенә сокланып үсә бала. Ашарга да пешерә, өен дә җыештыра, эшкә дә барып кайта, балалар белән дә шөгыльләнә ул. Хатын-кызларга хас тынгысызлык, төрле эшләргә хирыслык, чиксез сәләт гүзәл затларыбызны җитәкчелек урыннарында, эшкуарлыкта һәм җәмәгать эшчәнлегендә дә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Ничә яшендә булуга да карамастан хатын-кызлар тик торырга яратмый. Бары тик сәламәтлек кенә булсын, ди алар.
Хөрмәтле радотыңлаучылар, иң матур бәйрәмнәребезнең берсе булган 8 март алдыннан без гүзәл затларыбызның никадәр төрле булуын күрсәтергә теләдек. Алар барысы да, һичшиксез, сөйкемле, мөлаем, игелекле, батыр йөрәкле, тиктормас, күпкырлы, көчле, зирәк. Тормыш юлында шушы иң матур сыйфатларны югалтмыйча, дөньяны ямьләндереп яшәсеннәр иде алар!