Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы мәктәбендә әдәби музей ачылышыннан репортаж.
Күптән түгел Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әдәби музей – кунак бүлмәсе”н ачу тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова, Балык Бистәсе мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, шушы мәктәпне тәмамлаган язучылар, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, район мәгариф хезмәткәрләре катнаштылар.
Моңа кадәр бу мәктәптә “Сугышчан һәм хезмәт даны” музее нәтиҗәле эшләп килә иде. Һәм менә икенчесе ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге музей Татарстан мәгариф министрлыгы игълан иткән махсус программа кысаларында мәктәп откан 500 мең сумлык грант хисабына торгызылган. Моңа өстәп, авылдан чыккан иганәчеләр дә үзләренең матди ярдәмнәрен керткәннәр.
Музей өч бүлектән һәм кунак бүлмәсеннән тора. Алар стенд- витриналар, дивар һәм өстәл альбомнары белән җиһазландырылганнар. Аларда шушы мәктәпне тәмамлаган танылган каләм ияләре, сәнгать кешеләренең тарихи фотолары, алардан алынган истәлек-ядкарьләр теркәлгән. Кунак бүлмәсендә исә мәдәни ял итү, телевизор, видеолар карау, язма әсәрләр, шигырьләр тыңлау мөмкинлекләре булдырылган.
Хәзер сезнең игътибарга Югары Тегермәнлек мәктәбендә музей ачу тантанасыннан репортаж тәкъдим итәбез.









