Концертыбызның бәйрәм чыгарылышын без хатын-кыз композиторлар әсәрләреннән төзедек. Анда Сара Садыйкова, Сәйдә Вәлиди, Луиза Хәйретдинова, Мәсгудә Шәмсетдинова, Фәридә Фәизова, Резеда Ахиярова, Эльмира Галимова, Роза Сәхәветдинова, Лилия Ахунҗанова, Зифа Нагаеваның шагыйрьләребез шигырьләренә иҗат иткән җырлары яңгырый.