Бүген – дөньяның иң якты, иң җылы, иң назлы көне. Чөнки иң якын кешеләребезне – әниләрне, әбиләрне, апа-сеңелләрне, яраткан хатыннарыбызны, сөйгән ярларны зурлый торган, аларга иң ихлас теләкләребезне әйтә торган көн.
Эфирдагы эшебезне башлау өчен без бәйрәм күчтәнәче әзерләдек. Хәзер сезне танылган шагыйрә һәм прозаик Гөлнур Айзат шигырьләреннән һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.










