Татар халык көйләре концертын без сөекле хатын-кызларыбызга багышланган җырлардан төзедек. Бу мәңгелек җырларны моннан күп еллар, гасырлар элек йөрәкләрендә мәхәббәт уты янган егетләр чыгарган. Җырга алар яраткан кызларының исемен кушканнар. Тагын шунысын да әйтик, бүген концертта ир-егетләр кызларны котлап җырлый. Филүс Каһиров Мирсәет Сөнгатуллин, “Идел егетләре” ансамбле, Вадим Захаров, Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин башкаруында халкыбызның хатын-кыз исемнәре белән аталып йөртелә торган җырлары яңгырый.