Атналык күзәтү.
Бүген — Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көннәрдә гүзәл затларыбыз күпсанлы котлаулар кабул итә.
Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте. Республика Рәисе Дәүләт Башлыгына төбәкнең икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде.
Авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Киләсе атнада республикада кабат ярминкәләр башлана.