Эсфир Яһудин. “Мәхәббәткә мәдхия”. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакле.
К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрының Эсфир Яһүдин пьесасы буенча куелган «Мәхәббәткә мәдхия» исемле моңсу комедиясен тыңларга тәкъдим итәбез. Әсәрне сәхнәгә режиссер Рәшит Заһидуллин куйган. Музыкаль бизәлешен Ренат Бикбулатов эшләгән. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә 2001 елда язып алынган.










