Яз – күпләрнең яраткан фасылыдыр ул, бигрәк тә үсмер һәм яшь чакта. Табигатьнең үзе кебек үк адәм баласы да яңарган, канатланган кебек була. Тиздән гөрләвекләр йөгереп китәр, агач бөреләре җанлана башлар. Тормышыбызда да, һичшиксез, без көткән үзгәрешләр булыр, өметләребез акланыр. Кемдер инде җәйгә планнар кора башлагандыр.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге тапшыруда актив тормыш рәвеше алып бару турында сөйләшеп алыйк әле. Активлык дигәндә иң беренче спорт күз алдына килеп баса. Әйе, әйе, актив тормыш рәвеше физик яктан хәрәкәтләнүдән башлана. Март ае узып баручы чаңгы сезонына йомгак ясау вакыты. Кышкы спорт белән шөгыльләнергә яратучылар бераз моңсуланып торалардыр әле. Ләкин чын спортчы ел фасылларына игътибар итми диярлек, күнегүләрне дәвам итә.
Бүгенге тапшыруда иҗат ягыннан тиктормаслар турында да сөйләрбез. «Созвездие – Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары старт алды. Быел фестивальнең барлык концертлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланачак.