Илдус Якупов әсәрләре.
Концертыбызны күренекле композитор Илдус Якупов әсәрләреннән төзедек.
Илдус Дәүләт улы Якупов 1935 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Атлаш авылында туа. 1959 елда Казан музыка училищесын тәмамлый. 1959-1964 елларда Казан консерваториясендә Альберт Леман классында белем ала.
1960 еллардан башлап, бер-бер артлы опералар, балетлар, симфонияләр, төрле музыка кораллары өчен аерым пьесалар, җырлар, романслар иҗат итә. Ул еш кына дөнья әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Бомарше, Андерсен, Гоголь, Беляев әсәрләре белән рухланып, зур күләмле әсәрләр тудыра.
Концертта халык күңеленә мәңгелеккә кереп калган оныиылмас җырлары яңгырый.