Бүгенге тапшыру хискә, уйга-моңга бай, чөнки сүзебез әле бүген дә юксындырып искә алына торган олы бер шәхес Шамил Закиров турында. Ул Галиасгар Камал исемендәге театрда өч дистә елга якын директор булып эшләгән җитәкче, миллләтнең олпат бер заты иде. 15 март көнне аның тууына 80 ел тула. Без хәзер гомерен милләткә хезмәткә багышлап, күңелләрдә сүрелмәслек җылы калдырып киткән менә шушы олпат затның якты рухын искә алырбыз.









