Башкалыбызда 4 нче “Казаныш” Халыкара архитерктура-төзелеш форумы эшен башлап җибәрде. Өч көн дәвамында узачак чарада Россиядән 200, чит илдән 60 белгеч катнаша, 100 дән артык эшлекле очрашулуар көтелә. Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында бүген форумның тантаналы ачылышы.
Кунаклар әлеге архитектура үрнәгендә мәдәни мирасыбыз һәм заманча архитектураның берләшүен үз күзләре белән күрә ала.
Ә Сәнгатькә битараф булмаган тамашачылар өчен театрда беренче эксурсия үтте. Биредә безнең иҗат төркеме дә булып кайтты. Кызыклы сәяхәткә сезне дә чакырабыз.