Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез аларны таный, яратып көтеп ала. Моннан 45 ел элек оешкан “Мунча ташы” татар эстрада театры, бүген тамашачыларын ниләр дип көлдерә? Яшьләргә бүген нинди юмор ошый төшә? Әлеге hәм башка сорауларга җавап бирү өчен без бүген студиягә театрның сәнгать җитәкчесе Гамил Әсхәдулланы чакырдык.