Рамазан аенда кылган игелекләрнең әҗере башка айлардагыдан йөзәрләгән мәртәбә артыграк дип раслый дин әhелләре. Казандагы исеме үк “Ярдәм” дип аталган мәчет изге айда hәм башка вакытларда нинди игелекле гамәлләр башкара? Гомумән, игелек нәрсәдән башлана? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без бүген студиягә әле мәчетнең имам-хатыйбы, “Ярдәм” фонды советы җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовны чакырдык.