15 март көнне танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты Әнвәр Шәрәфиевның тууына 90 ел тула.
Композиторның юбилей елында аның иҗатына багышланган берничә тапшыру әзерләү күздә тотыла. Беренчедән, аның инструменталь әсәрләре һәм җырлары аерым концертларга тупланып эфирга биреләчәк, димәк радиобыз фондында сакланучы өч дистәдән артык музыкаль язма хәрәкәткә китерелә дигән сүз. Икенчедән, — музыка белгечләре, композиторның әсәрләрен башкаручылар һәм дусларының истәлекләре. Һәм, әлбәттә инде, Әнвәр ага үзе катнашкан тапшыруларны беркадәр яңартып тыңлау мөмкинлеге дә булачак.
Ә менә хәзер булачак тапшыруда без композиторның үз тавышын ишетербез. Бу язма 2019 елда, Әнвәр Шәрәфиевны Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән вакытта, музыка белгече Гөлназ Гыйльми тарафыннан әзерләнгән иде.









