15 март көнне, күренекле галим һәм шагыйрь Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без аны компьютерларны, интернетны татарчалаштыруга биниһая зур өлеш керткән галим-кибернетик, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе буларак беләбез. Һәм, әлбәттә инде Җәүдәт Сөләйманов диюгә, күпләрнең күз алдына “Сәләт” лагерьлары, “Сәләт” хәрәкәте килеп баса. Әйе, бүгенге көндә республикабызның, татар халкының дөньясында зур урын алып торучы “Сәләт” кә нәкъ менә ул нигез салды, озак еллар буе җитәкчелек итте, аны бер камил оешма дәрәҗәсенә күтәрде.
Тапшырубызда Җәүдәт Сөләйманов белән әңгәмш, каләмдәшләренең аның иҗатына кагылышлы фикерләре, шагыйрьнең шигырьләре һәм аларна иҗат ителгән җырлар урын алды.









