Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның иҗат кичәсеннән репортаж.
Күптән түгел генә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировның 85 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Бүген без сезнең игътибарга әлеге кичәдән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Аның сценарий авторы – Татарстанның атказанган артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов. Юбилей кичәсен дә ул һәм Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин алып бардылар.