Без монннан алдагы тапшыруларда күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тел белән эш итү осталыгына багышланган дәресләр башлап җибәргән идек. Һәм моның өчен филология фәннәре докторы Илдар Низамовның мирасына мөрәҗәгать иткән идек. Сез инде беләсез, Илдар Мәлик улы берничә дистә ел дәвамында “Тел күрке – сүз” тапшыруының даими авторы булды. Аның тарафыннан туган телебездә дөрес сөйләшергә, сөйләмебезне камилләштерергә өйрәтә торган йөзләрчә радиодәресләр үткәрелде. Ә инде Кадыйр Сибгатуллин шигырьләренә ул аерым бер игътибар белән карады. Шагыйрьнең иҗатына багышланган чыгышлары безгә бер ядкәр булып калды.
Галимнең дәресеннән соң, үтелгән материалга хрестоматия рәвешендә, хезмәттәшебез Раил Садри Кадыйр Сибгатуллинның туган туфрагында – Балыклы Чүкәй һәм Кече Укмас авылларында шагыйрьнең якташлары белән әзерләгән язма тәкъдим ителә.