Язның җылы кояшы һәм җитез җиле карны тиз эретә, әлбәттә. Ләкин кардан арынган җирнең ни дәрәҗәдә пычранган булуына сез дә игътибар итәсездер, дип уйлыйм. Тирә-ягыбызны яшел үлән каплаганчы, бу чүпләрне тизрәк җыеп алырга кирәк. Язгы яңгырлар явып, сафланган, чистарынган, яшеллеккә күмелгән тирәлектә яшәүгә ни җитә? Матурлыкны күрә белү генә җитми, аны үз кулларың белән тудырырга кирәк. Безне кечкенәдән табигатькә зыян салмаска, булган байлыкларны кадерләп кулланырга, чисталык сакларга өйрәтәләр. Бу белемнәрне ныклап үзләштердек, дип уйлыйбыз.
Республикабызда яшь буынны экологик яктан белемле итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Чөнки бу – киләчәктә дә чиста, бай, куркынычсыз табигать шартларында яшәү өчен нигез. Балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы проектлар турында безгә бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе белгече Гөлфия Солтанова сөйләр.