Тапшыру Бөек Ватан сугышы ветераны, “Хәтер” мәчетенең имам-хатыйбы, академик, язучыларның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Харис хәзрәт Салихҗанга багышлана. Бу юлы ул 60 ел бергә яшәгән хатыны, Совет чорында ук үзе белән бергә дин юлында булган фикердәшләре турында сөйли. Тапшыруда төрле елларда ясалган язмалар файдаланыла. 2 нче тапшыру.
Тыңлаучыларыбызның күпчелеге Татарстанның халык язучысы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевне, аның Казан Дәүләт университетында укыткан елларын, ул иҗат иткән әсәрләрне беләдер. Аның “Кеше китә – җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Хушлашу” кебек әсәрләре республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. “Без – 41 нче ел балалары”, “Фронтовиклар” әсәрләрендәге җөмләләр халык арасында “канатлы сүзләр”гә әйләнде.
Моннан 30 ел элек, Бөек Җиңүнең 50 еллыгында мин күренекле язучы белән әңгәмә корган идем. Бу очрашу соңгысы булды. Ул 1995 нче елның 14 июнендә бакыйлыкка күчте. Бүген игътибарыгызга халкыбызның яраткан язучысы белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.










