Бүген 18 нче мартта Кырымның Россия белән кушылуының 11 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу илебез тормышында зур вакыйга. Шул уңайдан республика халкына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгат итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кырым ярымутравы халкы, Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең бердәм Россия Федерациясе составына кайтуын хуплап, үз юлын сайлаган Гомумкырым референдумыннан унбер ел вакыт узып китте.
Бүген дә көн тәртибендә четерекле яңа бурычлар тора. Ярымутрауда яшәүчеләрнең хезмәт сөючәнлеге, иҗади мөмкинлекләре, туган җирне саклауга, илкүләм үсеш максатларын һәм төбәк икътисадын яңартып коруның перспективалы планнарын гамәлгә ашыруга, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Күпмилләтле Татарстан, Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары кебек үк, бу мәсьәләләрне хәл итүдә саллы ярдәм күрсәтә. Тугандаш халыкларыбызның уртак тарихи мирасыбызга, рухи-әхлакый хәзинәләребез һәм мәдәни традицияләребез охшашлыгына нигезләнгән күпьяклы хезмәттәшлеге алдагы көннәрдә дә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә актив үсәчәгенә шигем юк.
Илкүләм лидерыбыз Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә тупланып, халкыбыз Россия Федерациясе бәйсезлеген һәм аның мәнфәгатьләрен яклап, дөньяны неонацизмнан азат итү өчен бердәм фронт булып күтәрелде. Кырымның Россия белән яңадан кушылуы көне киләчәк буыннарның бердәм һәм ирекле илдә имин яшәячәгенә ышанычыбызны тагын да ныгытсын!, диелә Республики Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК