Концерт-очерк. Татарстан радиосының алтын фондыннан.
Без сезне халкыбызның күренекле җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артискасы Мөнирә Булатова иҗатына багышланган концерт-очерк тыңларга чакырабыз. Татарстан радиосының алтын фондында сакланучы язма. Ул 1984 елда музыка белгече Наилә Әлмиева тарафыннан әзерләнгән. Тапшыруны диктор Фәйрүзә Исхакова алып барган.









