Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX Корылтае уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың 1520 имамы катнашуы көтелә.
Корылтайның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр Татарстан Мөфтиен һәм Татарстан Баш казыен сайлау, Нәзарәтнең соңгы 4 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау була.
Корылтай «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында җәмәгать намазы укыганнан соң, барлык делегатлар 13 нче Республикакүләм ифтары булыр диеп көтелә.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК