21 март – Халыкара урманнар көне. Урман һаваны сафландыра, җир өстен ашалудан саклый, ризык бирә, сәламәтлекне ныгытуда ярдәм итә, төзү материалы өчен дә кулланыла. Урман – кошларның, җәнлекләрнең яшәү урыны да булып тора. Урман – ул безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, туендыручыбыз, кыскасы, безнең тормышыбыз. Турыдан-туры эфирда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы, Казан дәүләт Аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин шулар хакында сөйләячәк.
Халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга әзерләнә. Безнең фондта Җиңү көнен якынайткан милләттәшләребез белән әңгәмәләр саклана. Игътибарыгызга Маһикамал Фәйзуллина белән булган әңгәмә язмасын тәкъдим итәбез.










