Хәзерге заман кешесенең бөтен тормышы телефон белән бәйләнгән. Шактый мәсьәләләр аның ярдәмендә хәл ителә, эштә, ял иткәндә дә ул безнең кулда. Ләкин хәзер күпләр телефоннан шалтыратуларга сагаебрак җавап бирә. Бигрәк тә таныш булмаган номерлардан шалтыратканда. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Илшат Баһавиев белән телефон мошенниклары турында сөйләшәбез.