Бүген 21 нче март -язның көн белән төн тигезләшкән вакыты. Төрки халыкларның борыңгыдан килгән милли бәйрәмнәрнең берсе- Нәүрүз бәйрәме. Әлеге бәйрәм республикабызда ел да зурлап үткәрелә. Быел да искәрмә булмады. Төп чаралар иртәгә Казан ипподромында башлана. Төрли милләт вәкилләре, бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләре, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Шулай ук биредә кул эшләнмәләре, халык кәсепләре күргәзмә- ярминкәсе дә оештырыла. Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» һәм “Нәүрүз батыры” бәйгесе уза. Бәйрәмгә килгән кунаклар төрле ярышларда, катнаша ала. Бәйрәм сәгат унбердә башлана.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК