ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан — Ханой» түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Республика җитәкчесе ил һәм шәһәр хакимиятләренә кунакчыллык күрсәткәннәре, Татарстан делегациясе эшен уңайлы итеп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Миңнеханов шулай ук делегация составында республика министрлык һәм ведомство, предприятие җитәкчеләре булуын билгеләп үтте. «Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре бөтенесен эченә алган стратегик партнерлык характерына ия. Узган елның октябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узган XVI БРИКС саммиты бу юлда мөһим этап булды», — диде Миңнеханов.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК