Тагын бер яңа эфир көнен башлап җибәрәбез, кадерле дуслар! Көн белән төн тигезләшкән, дөньяның чын-чынлап язга авышкан чагы. Безнең борынгы бабаларыбыз нәкъ менә шушы көннәрдә кыш буы җанда саклап йөрткән өмет яктысын салып зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәмен үткәрә тоган булганнар. Төрки халыкларның яңа елы шушы вакыттан башланып киткән. Совет елларында онытылып торган бу бәйрәм соңгы берничә дистә елда яңадан яңара башлады. Хәзер инде безнең тормышыбызны Нәүрүздән башка күз алдына да китереп булмас кебек. Әйдәгез, итәнге тапшыруыбызны халкыбызның “Нәүрүз” дигән матур җыры белән башлап китик. Аны “Ак калфак” балалар ансамбле башкара.
Аннары игътибарыгыза шагыйрә Фирая Зыятдинова шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән “Мин Кояшка елмаям” дигән радиокомпозиция тәкъдим ителә. Шигырьләрне Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан укый.