Игътибарыгызга Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның “Безнең танк” дип исемләнгән поэмасын тәкъдим итәбез. Әсәрне тыңлар алдыннан хезмәтәшебез, шагыйрә Дания Нәгыйм авторга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Әсәрне исә әдәбият галиме һәм язучы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган нәфис сүз остасы Фоат Галимуллин укуында ишетерсез.