Уку елында иң озын чирек ахырына якынлаша, тиздән укучылар каникулга китәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан укучыларының язгы каникуллары 22 мартта башлана һәм 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. 1 апрельдән мәктәп укучыларының соңгы уку чиреге башлана.
Җәйге каникуллар башлану мәктәпнең үз календарь уку графигы белән билгеләнә, ә аларның гомуми озынлыгы 8 атнадан да ким булмаска тиеш.
Агымдагы уку елында Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак, ә чыгарылыш кичәсе — 28 июньдә. Илнең барлык субъектларына тиешле рекомендацияләр РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән.
Бу чорда республика Дәүләт автоинспекциясе, җәяүлеләр кичүендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне, балаларны йөртүне контрольдә тота.
Шулай ук каникул вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен булдырмауга юнәлтелгән профилактик акция дәвам итә. Ул 30 нчы мартка кадәр бара.Искәртеп узабыз, бу елның 2 аенда гына да, республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала яраланган.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК