Мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Безнең яшь дусларыбыз шушы рәхәт көннәрне ничек үткәрә, ниләр эшләргә җыена икән? Без моны Казан шәһәренең Шиһабетдитн Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары белән аралашып белештек. Аннары тыңлаучыларыбыз игътибарына балалар язучысы Гарәфи Хәсәновның “Кыр казы” исемле хикәясе тәкъдим ителә.