Бүген без сезне Әлмәт Татар Дәүләт драма театрының язучы Нурихан Фәттах трагедиясе буенча эшләнгән “Сармат кызы Сәринә” спектакле язмасын тыңларга чакырабыз. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер – Рөстәм Абдуллаев. Музыкаль бизәлешен композитор Ренат Еникеев эшләгән. Спектакль магнитофон тасмасына Татарстан радиосы студиясендә тавыш операторы Сәкинә Хәкимова, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм радиорежиссер Госман Әхмәтҗан татарфыннан 1986 елда язып алынган.