Бу көннәрдә яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Ул 1955 елның 24 нче мартында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Татар мәктәбен тәмамалый. Анда укыган елларында ук мәктәп хорында һәм Рифкать Гомәров җитәкләгән “Саз” ансамблендә җырлый. Соңрак Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1982 елдан М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры театры солисты. 1999 елдан – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагоглык эшчәнлеге алып бара. Бүгенге музыкаль программабызны без Венера Ганиева башкарган һәм халык яратып калган җырлардан төзедек.