Уку елында иң озын чирек тәмамланды, бу атнада укучылар ял итә.Татарстан укучыларының язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Язгы каникулны кайберәүләр алда торган сынауларга әзерлек белән үткәрер, мөгаен. Кемнәрдер ял итәр. Ә спорт белән шөгыльләнүче яшьтәшләребезнең көндәлек күнегүләре, мөгаен, дәвам итәр. “Хәрәкәттә –бәрәкәт!”. Бүгенге тапшыруыбызның девизы шундый! Игътибарыгызга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чаңгы спорты, гольф һәм ату спорты теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Ришат Галиев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.