Бу атнада Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне билгеләп үтелде. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, туберкулез белән көрәшкә бөтен көчләрне туплау нәтиҗәсендә, яңа гасырга кергәч, 79 миллионнан артык кешенең гомере саклап калынган. Әмма соңгы елларда коронавирус аркасында туберкулезга игътибар кими төште. Тагын шунысы бар: бу авыру кешеләрдә һәм терлекләрдә башка чирләргә дә йогынты ясый. Табиб, медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина Академиясенең пульмонология һәм фтизиатрия кафедрасы мөдире Равил Вәлиев фикерләрен тыңлыйк.
Безнең архивта төрле елларда сугыш чоры балалары белән ясалган язмалар саклана. Игътибарыгызга Маһикамал Фәйзуллина белән булган әңгәмә язмасын тәкъдим итәбез.










