Яз фасылының кышны алыштыруын, әйләнә-тирәлекнең яшәрүен, адәм баласының яңа өметләр белән кабат канатланып яши башлавын гәүдәләндерүче Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Көн белән төн тигезләшкән көн үткән булса да, аны кайбер халыкларда атналар буе бәйрәм итәләр икән. Без дә бүген республикада үткәрелгән бәйрәм чараларына күзәтү ясарга уйладык.