Сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышында без сезне 1950 – 1970 елларда халык мәхәббәтен яулаган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Галия Гафиятуллина язмаларын тыңларга чакырабыз. 24 март көнне аның тууына 110 ел тулды.
Җырчы профессиональ сәхнәгә үзешчән сәнгатьтән килә. 1945 елда Татарстан җыр һәм бию ансамбенә солист итеп эшкә чакырыла һәм 1970 елдан бирде әлеге данлыклы коллективка тугрылыклы булып кала. Табигатьтән бирелгән бай тембрлы кабатланмас тавышы аңа халкыбыз җырларын да, композиторларның әсәрләрен дә бердәй оста итеп башкару мөмкинлеге бирә.
Заһид Хәбибуллинның Нәкый Исәнбәт шигыренә язылган “Бормалы су” җыры җырчыга үз вакытында зур популярлык китерә. Концерт нәкъ шушы җыр белән башланып китә. Аннары тыңлаучылар игътибарына халкыбызны “Чатырлар”, “Исле гөл”, “Җизнәкәй” (Сөләйман Йосыпов белән бергәләп башкарылган), “Көймә килә”, “Әйе шул, шулай шул” дигән җырлары һәм композиторларыбыз әсәрләре тәкъдим ителә.