Җыентыкта шулай ук шагыйрь иҗатының бу жанрдагы үзенчәлеге турында замандашлары – күренекле галимнәр, әдипләр язган мәкаләләрдән өзекләр – фикерләр бәйләме, Гаташның шигырь дөньясына битараф булмаган нәфис затлар – яшь шагыйрәләр, укытучылар, илһамчылар, фикердәшләр – җыеп әйткәндә, шигъри Татар кызын чагылдырган фотосурәтләр дә бирелгән.
Әнә шундый якты китабы чыгу уңаеннан, Рәдиф Гаташ үзенең каләмдәш дусларын, шәкертләрен “Татар китабы йорты”нда җыйды. Бүген сезгә әлеге матур кичәдән репортаж тәкъдим итәбез. Анда кемнәр килүен тапшыру барышында белерсез. Һәрберсе белән чыгышлары алдыннан таныштырып барырбыз.










