Хөрмәтле радиотыңлаучылар, туган җиребездә тагын бер яңа көн башланып китте. Гади генә көн түгел, хәтергә гомергә уелып кала торган көн. Бүген Рамазан аеның 29 нчы, уразаның соңгы көне.
Эфирдагы эшебезне бәйрәм алды рухы белән сугырылган “Таян Аллага” дигән әдәби-музыкаль композиция белән башлап җибәрәбез. Без аны дини эчтәлектәге җырлардан һәм шигырьләрдән төзедек. Программаны Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин алып бара.