Бүген бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан ае тәмамлануын – Ураза Гаетен билгеләп үтә. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган игелекле гамәлләребезне, изгелекләребезне, куйган тырышлыкларыбызны кабул кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен, һәммәбезгә дә рәхмәтле, рәхим-шәфкатьле булсын иде. Сезне Ураза Гаете уңаеннан әзерләнгән музыкаль программа тыңларга чакырабыз.