Ураза гаетенә багышлана.
Гает — Гыйд сүзеннән ясалган, гарәп теленнән бәйрәм дип тәрҗемә кылына. 30 нчы март — бөтен Татарстаныбыз Ураза Гаетен каршы ала. Раббыбыз безне шушы көнгә кадәр яшәтте, тоткан ураза көннәребезнең бәйрәм көнен дә күрергә, тәравихларга җыелган кебек, мәчет тутырып гает намазына килергә дә мөмкинлек бирде. Бу көннең нинди әдәпләре бар, нәрсәләргә игътибар бирергә кирәк, шәүвәл уразасы фазыйләтләре — болар барысы да «Иртәнге нур» тапшыруының махсус Гаеткә багышланган чыгарылышында. Әңгәмәдәшебез — Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы – Равил хәзрәт Зөфәров.